Фоат Садриев - драматург, Алсу Гайфуллина - шагыйрә |
|
|
|
Пәнҗешәмбе, 10 Март 2011 | Караулар : 15139 |
|
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев — мәшһүр татар драматургы, язучы. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты.
Фоат Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Җидееллык мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Шуган авылында тәмамлый. 1958-1960 елларда төрле эшләрдә эшли. 1965 елда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укый.
Фоат Садриев – 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Алсу Гайфуллина - татар шагыйрәсе.
1966 елның 10 мартында туа. 1981 елда Балтач урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлап Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны 1985 елда уңышлы тәмамлый һәм укуын Казан дәүләт педагогия институтының география факультетында дәвам итә. Институтны тәмамлагач мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында психология буенча белемен камилләштерә. Аның хезмәт юлы тулысы белән үзе укыган Балтач урта мәктәбендә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышланган. Ул монда психолог булып эшләде. 1991 елдан — мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары. |
Артка
|